Сезне якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз!
Кәефегез һәрвакыт чәчәк атсын, күңелегездә һәрвакыт яз булсын, ә йөрәкләрегез мәхәббәт һәм яктылык белән тулсын! Тормыш бары тик күңелле мизгелләр генә алып килсен һәм яныгызда бары тик яхшы күңелле, кайгыртучан кешеләр генә булсын!
Яратылып һәм бәхетле булып, хыялларыгызга омтылып яшәгез! Уңышларга ирешүегезне, сәламәт булуыгызны һәм гармониядә яшәвегезне теләп калабыз!