Закон проекты белән 2022 елда торак мөнәсәбәтләрен җайга салу үзенчәлекләрен, аерым алганда, коммуналь хезмәтләр, капиталь ремонт өчен кертемнәр, юридик затлар яки шәхси эшкуарларның газ, электр, җылылык, су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгару хезмәте өчен вакытында яки тулысынча түләмәве, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, гражданнарның исәпкә алу приборларын урнаштыру турындагы шартнамәләр нигезендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча йөкләмәләрне вакытында яки тулысынча үтәмәгән өчен пеня исәпләү һәм түләү суммасын билгеләү күздә тотыла.
Шулай ук РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында кризиска каршы башка төрле чаралар белән дә танышырга була.