РФ Хөкүмәте система барлыкка китерүче оешмалар өчен дәүләт ярдәме программасын яңадан гамәлгә кертә, премьер-министр Михаил Мишустин программада катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре турындагы карарга кул куйды.
«Россиядә 2020 елда кризиска каршы чара буларак гамәлдә булган система барлыкка китерүче оешмаларга юнәлтелгән ярдәм чаралары кабаттан яңартыла. Программада катнашучыларны сайлап алу кагыйдәләре турындагы карарга Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куя. Кабул ителгән карар – тышкы санкция шартларында Министрлар Кабинеты икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү өчен тәкъдим иткән чаралар җыелмасының бер өлеше булып тора», - диелә хәбәрдә.
Министрлар Кабинеты билгеләп үткәнчә, сайлауны узган система барлыкка китерүче компанияләр өчен булган ярдәм чаралары исемлегенә кредитларны реструктуризацияләү яки яңаларын алу өчен кирәкле дәүләт гарантияләре, шулай ук чыгымнарны каплауга юнәлдерелгән субсидияләр кертелгән.
Чыганак: https://ria.ru/20220307/podderzhka-1777039969.html