6 март көнне Зеленодольск шәһәренең «МАЯК» спорт комплексы базасында, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары булып узды.
Ир-атлар өчен билгеләнгән дистанция - 3 километр, хатын-кызлар өчен 1 километрга тигез иде. Ярышларда республиканың 23 ведомство командасы катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командалары җиңүче булды.