Яңа таләпләргә туры килми торган челтәрләргә хезмәт күрсәтүче компанияләр өчен тарифлар билгеләнмәячәк

2022 елның 4 марты, җомга

2021 елның ноябрендә РФ Хөкүмәте торак-коммуналь хуҗалык челтәр оешмалары өчен критерийлар билгеләде. Бу эшне дәвам итү максатыннан, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте боерык проекты эшләде. Документ проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган һәм фикер алышу өчен ачык.

2022 елның 1 сентябреннән критерийларга туры килми торган компанияләрнең тарифлары кулланылмый башлый һәм төбәк хакимият органнары аларны юкка чыгарырга тиеш була. Бу җылылык энергиясе, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү хезмәтләренә, агынты суларны урнаштыруга кагыйла, дип хәбәр итә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте.

Җайга салучы искәртеп узганча, элек челтәр компанияләре өчен критерийлар булмау оешмаларга 1 метр торбаны арендага алып, ресурс белән тәэмин итүче оешма булырга мөмкинлек биргән. Челтәр активының бу рәвешле ваклануы, беренче чиратта, кулланучылар өчен ресурс бәясен арттыруга китерде.

РФ Хөкүмәте билгеләгән критерийлар, бер яктан, мондый оешмалар өчен чыгымнарны тарифтан төшереп калдырырга, икенче яктан – кулланучылар мәнфәгатьләрен кайгыртырга һәм торак-коммуналь хуҗалыке бәяләренең үзгәрешен тоткарларга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа критерийлар исәбенә челтәрләр белән озак вакыт дәвамында идарә итү, аларның техник күрсәткечләре, оешмаларның үз эшчәнлеге күрсәткечләре керә. Алар гражданнарны һәм оешмаларны су белән тәэмин итәргә, су бүлү эшен оештырырга, шулай ук җылылык энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттырырга, челтәрләрдәге аварияләр санын киметергә ярдәм итәчәк.

Чыганак: https://fas.gov.ru/news/31829

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International