Россиянең җайга салу органнары һәм торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре гражданнардан алына торган түләүнең озак сроклы җайга салу механизмы турында фикер алышты

2022 елның 11 марты, җомга

2022 елның 9-11 март көннәрендә Казанда коммуналь хезмәтләргә гражданнар түләвенең чик индексларын озак сроклы җайга салу механизмнарын куллану кысаларында, коммуналь хуҗалыкка инвестицияләрне стимуллаштыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия семинар-киңәшмәсе булып узды. Чара Казан (Идел буе) федераль университетында оештырылды.    

2021 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте 2014 елның 30 апрелендәге 400 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә расланган Коммуналь хезмәтләр өчен гражданнардан алына торган түләү күләмен үзгәртү индексларын формалаштыру нигезләренә үзгәрешләр кертте. Үзгәрешләр нигезендә, РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте белән, муниципаль берәмлектә коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнардан алына торган түләүнең күләмен үзгәртү индексын «озак сроклы» чорга (инвестиция программасын яки концессия килешүен гамәлгә ашыру вакытына) рөхсәт ителгән чик күләмнән артыграк субъект буенча арттыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Берничә елга иң чик индексларның күрсәткечен билгеләү коммуналь хуҗалык өлкәсендәге предприятиеләргә озак сроклы чорга коммуналь тармакка инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән чараларны фаразларга мөмкинлек бирәчәк. 

Төзелгән механизм кысаларында, коммуналь тармакка инвестицияләрне стимуллаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте, Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды, РФ Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу берләшмәсе, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше агентлыгы вәкилләре, федерация субъектларыннан җайга салу органы вәкилләре җыелды.

Семинар кысаларында катнашучылар «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты, предприятиенең чистарту корылмаларында һәм «Заречная» канализация насос станциясендә булды.

Семинарның икенче көне дискуссия мәйданчыгы форматында узды, аның кысаларында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Мәскәү өлкәсенең Бәяләр һәм тарифлар комитеты, Төмән өлкәсенең Тариф һәм бәя сәясәте департаменты вәкилләре чик индексларны билгеләү буенча озак сроклы механизмнарны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук мәйданчыкта инвестиция программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә җайга салына торган оешмаларның тәҗрибәсе дә тәкъдим ителде. Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе, «Тюмень Водоканал» ҖЧҖ, «Газпром теплоэнерго» АҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ. вәкилләре үз тәҗрибәләре турында сөйләде.
 

Семинарның икенче көне су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә типик эксперт бәяләмәләрен формалаштыру мәсьәләләре буенча РФ Монополиягә каршы федераль хезмәтенең эш төркеме утырышы белән тәмамланды.

Фикер алышу мәйданчыклары һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең эш төркеме эше кысаларындагы тәкъдимнәр семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә каралды һәм алар соңыннан йомгаклау резолюциясенә кертеләчәк.

Моннан тыш, пленар өлеш кысаларында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм җайга салучыларга Милли байлык фонды акчаларын коммуналь инфраструктураны яңартуга җәлеп итү шартлары тәкъдим ителде. Шулай ук Федерация субъектларыннан килгән хезмәткәрләр Татарстан Республикасындагы дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International