ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тарифларны җайга салу принцибы – кулланучыларның һәм җайга салына торган субъектларның икътисадый мәнфәгатьләре балансы

2022 елның 23 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе Максим Шаскольский видеоконференция режимында «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» темасына уздырылган семинарда сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 23-24 мартында РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте «Хәзерге шартларда озак сроклы тарифларны җайга салу. Проектлар һәм нәтиҗәләр» дигән темага семинар уздыра. Семинарда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан җайга салучы органнар катнаша. Семинар панель һәм дискуссия мәйданчыклары, эш төркемнәре форматында уза.

2022 елның 21 мартындагы Пр-68/2022 номерлы Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты боерыгы нигезендә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының электр энергетикасы, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карап тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышларын үткәрү графигы һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына тапшырыла торган мәгълүмат һәм материаллар исемлеге расланды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 22 мартында Аксубай муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. 


22
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 21 мартында РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченко вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгына ярдәм итү чаралары турында хәбәр итте: система барлыкка китерүче аграр предприятиеләргә ташламалы кредитлар бирү өчен 6 млрд.сум акча бүленеп бирелгән.  Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ташламалы кыска сроклы һәм инвестицияле кредитларны кичектереп түләү мөмкинлегенә дә ия булачак.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карар һәм боерык кабул итте, алар ниегезендә инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру процедурасы гадиләштерелә.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының җайга салына торган оешмалары катнашында коммуналь хезмәтләр буенча узган тарифларны җайга салу буенча видеоконференцэлемтә режимында үткән семинар кысаларында, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева законнардагы үзгәрешләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.  Яңалыклар салкын су һәм агынты суларны транспортлауны гамәлгә ашыручы оешмалар эшчәнлегенә кагылачак. Аерым алганда, 2023 елга тариф заявкасы составында транспортлауга тариф билгеләнгән оешмаларга РФ Хөкүмәте раслаган таләпләргә туры килүен күрсәтүче  документлар тапшырырга кирәк булачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 22 мартында Аксубай муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итә.


20
март, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт итүчеләр һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Торак-коммуналь хуҗалык һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.


18
март, 2022 ел
җомга

Нәтиҗәләр чыгару буенча бәйге комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында уздырылган «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» дип аталган II Республика бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International