Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә хезмәт итүчеләр һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Торак-коммуналь хуҗалык һәм коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.
Коммуналь өлкә хезмәткәрләре, гадәттән тыш хәлләргә вакытында җавап биреп, еш кына эш вакытыннан тыш һәм ял көннәрендә дә хезмәт итеп, коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвендә һәрвакыт җитезлек һәм югары һөнәри осталыгын күрсәтә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәт сөючәнлегегез, үзегезне хезмәткә багышлавыгыз, эшкә намуслы карашыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтен белдерә.