ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Аксубайда гражданнарны урынга чыгып кабул итте

2022 елның 23 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2022 елның 22 мартында Аксубай муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова тыңлады. Район халкын каты коммуналь калдыклар белән эш итү хезмәтләре өчен түләүләрне исәпләү тәртибе юнәлешендәге тариф мәсьәләләре кызыксындырды.

Районда ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкиле коммуналь предприятиеләрнең эшчәнлеге белән танышты, биологик чистарту корылмаларында, каты коммуналь калдыклар җыю пунктларында булды. Моннан тыш, Лилия Борисова мич ягып җылытыла торган торак йортларга да керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International