Җайга салына торган оешмаларга 2023 елга тариф гаризаларын кабул итү тәртибен аңлаттылар

2022 елның 21 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының җайга салына торган оешмалары катнашында коммуналь хезмәтләр буенча узган тарифларны җайга салу буенча видеоконференцэлемтә режимында үткән семинар кысаларында, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу бүлеге башлыгы Нәфисә Белалеева законнардагы үзгәрешләр турындагы доклад белән чыгыш ясады.  Яңалыклар салкын су һәм агынты суларны транспортлауны гамәлгә ашыручы оешмалар эшчәнлегенә кагылачак. Аерым алганда, 2023 елга тариф заявкасы составында транспортлауга тариф билгеләнгән оешмаларга РФ Хөкүмәте раслаган таләпләргә туры килүен күрсәтүче  документлар тапшырырга кирәк булачак.

Сәнәгать  өлкәсенә карамаган тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гаяз Миннебаев каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге 2023 елгы тариф кампаниясе үзенчәлекләре турында сөйләде. Аерым алганда, докладта тарифларны җайга салу алымнары, игълан ителгән таләпләрне икътисадый нигезләү өчен документлар исемлеге, эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен лицензия алу механизмнары һәм башка мөһим аспектлар чагылдырылды.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Эльза Кубашева җылылык челтәре оешмаларының яңа критерийларын аңлатты, РФ Хөкүмәте карарларындагы төп үзгәрешләр темасына кагылды. Шулай ук ул, 2023 елның Тариф кампаниясе башлануы кысаларында, документлар бирү турындагы мәгълүматны да әйтеп үтте.

4 апрельдән 2023 елгы тариф кампаниясе башланып китә. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салына торган оешмалардан тарифлар буенча гаризалар кабул итә башлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International