Нәтиҗәләр чыгару буенча бәйге комиссиясе массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында уздырылган «Тарифлар: катлаулыны гади итеп» дип аталган II Республика бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләде. Бүләкләү тантанасы бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында узды.
Чарада ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе А.С. Груничев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе А. В. Тыгин катнашты.
Икенче бәйгегә 18 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 150ләп эш кабул ителде. Бәйге дүрт номинация буенча үткәрелде. Бәйге комиссиясе карары белән түбәндәге катнашучылар җиңүчеләр дип табылды:
«Иң яхшы аңлату материалы» номинациясендә:
1 урын – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе
2 урын – В. В. Латыйпова («Республика Татарстан» газетасы) һәм Г.М. Гыйльманова («Ватаным Татарстан» газетасы)
3 урын – Түбән Кама шәһәре Түбән Кама телерадиокомпаниясе телеканалының мәгълүмати программалар редакциясе.
«Иң яхшы аналитик материал» номинациясендә:
1 урын – Л. И. Игнатьева («Реальное время» интернет-газетасы)
«Темага тугрылык өчен» номинациясендә:
1 урын – А. А. Фәлахов («Болгар радиосы»)
2 урын – Д. Г. Авакян һәм Е.С. Иванова («Бизнес Online» эшлекле электрон газетасы)
3 урын – «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясенең Мәгълүмати программалар хезмәте редакциясе
«Массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы агарту проекты» номинациясендә Н. Ю. Рыбакова («Татар-информ» мәгълүмати агентлыгы) җиңү яулады.
Моннан тыш, бәйге комиссиясе «Зәй-информ» челтәр басмасы, «Жилой квартал Челны» газетасы, «Этнә таңы» газетасы (Әтнә районы) редакцияләре коллективларына кызыксындыру бүләкләре бирү турында карар кабул итте.
Бәйге комиссиясе тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын, шулай ук Татарстан Республикасында бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу темасының объектив һәм төрле яклап яктыртылуын билгеләп үтте.
Чараның тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, бәйгедә җиңүчеләр өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты буенча экскурсия үткәрелде, аның барышында журналистлар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бүлекләрендәге эш белән танышты.