Россия Федерациясе Хөкүмәте карар һәм боерык кабул итте, алар ниегезендә инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру процедурасы гадиләштерелә.
Оешмалар һәм гражданнар электр, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләренә тоташтыру өчен Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша гариза җибәрә ала.
Кабул ителгән карар электр челтәрләренә техник тоташтыру өчен гариза бирү процедурасына регламент билгели. Ул дача яки торак йортлар төзүче гражданнарга да, оешмаларга да кагылачак. Элек, электрга тоташтыру өчен, алар турыдан-туры ресурс белән тәэмин итүче оешмага мөрәҗәгать итәргә яки аның сайтында гариза тутырырга тиеш иделәр. Яңа кагыйдәләр буенча моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. Энергия компаниясе гаризаны эшкәрткәннән соң, гариза бирүче электр челтәрләренә тоташуга рөхсәт турында документлар алачак.
Хөкүмәт карары нигезендә, җылылык һәм су белән тәэмин итү, шулай ук ташландык суларны агызу челтәрләренә техник тоташтыру процедураларына өстәлмәләр кертелде.
Гаризалар «бердәм тәрәзә» аша кабул ителәчәк, аның функциясен Дәүләт хезмәтләре порталы башкарачак.
Шулай ук РФ Монополиягә каршы федераль хезмәте төбәкләрдә торак-коммуналь хуҗалыкның инженерлык челтәрләренә тоташтыру өчен бердәм тәрәзә проектларын гамәлгә ашырганда, бердәм оператор институтын карарга кирәк, дип саный. Ул коммуналь инфраструктурага тоташтыру буенча комплекслы хезмәт күрсәтү өчен гражданнар яки компанияләр ягында чыгыш ясаячак. Бердәм оператор гаризалар җыя, аларны карап тикшерү өчен ресурслар белән тәэмин итүче компанияләргә җибәрә һәм гариза бирүчеләр рөхсәте белән тоташтыру шартларын килештерә ала.
Ведомство фикеренчә, әлеге механизм кайсы гына инфраструктура компаниясенә мөрәҗәгать иткән очракта да, срокларны һәм чыгымнарны сизелерлек дәрәҗәдә киметәчәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәт территорияләрне комплекслы төзү һәм үстерү эшчәнлеген алып баручы компанияләр өчен «пилот» проектын үткәрергә тәкъдим итә.
Источник: сайт ФАС России