1920 елның 25 июне – рәсми рәвештә ТАССР оешкан көн! Нәкъ 100 ел элек Казан губерна башкарма комитеты рәисе И.Ходоровский тарафыннан Автоном Татар Совет Социалистик Республикасының Вакытлы Революция комитетына вәкаләтләр тапшыру турындагы актка рәис С.Сәет-Галиев тарафыннан кул куела
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә узды
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча узган чараларга йомгак ясау һәм яңа чаралар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты
КПСС Өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 24 августындагы 366 номерлы «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында» КПСС ҮК һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы карары»н үтәү турында
Татарстан АССР төзелү – дәүләтебез өчен тарихи һәм чын-чынлап борылышка әйләнгән әһәмиятле вакыйга
РСФСР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм РСФСР халкына күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 21 июлендәге карарын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы карар бирә
КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләре һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы карарын үтәү йөзеннән
ТАССР Министрлар Советы 1964 елның 23 октябрендә «Егәрлеге 1000 кВт түбәнрәк булган коммуналь электростанцияләреннән һәм электр энергиясен башка ведомстволардан (энергия системасыннан тыш) ала торган электр челтәрләреннән кулланучыларга җибәрелә торган электр энергиясенә тарифлар раслау турында» 558 номерлы карар кабул итә