Видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру турында эшлекле киңәшмә узды

2020 елның 5 июне, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Татарстан Республикасында дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә узды.

   Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар вәкилләре дәүләт телләре турындагы закон үтәлеше турында үз компетенцияләре дәрәҗәсендә хисап тотты. Васыйл Шәйхраҗиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан күп санлы яңа объектлар файдалануга кертелүенә һәм дәүләт телләре турындагы республика законнарын катгый үтәү зарурлыгына басым ясады. Шулай ук Премьер-министр урынбасары киңәшмәдә катнашучыларның барысына да хисап системасын 2020 елның 15 нче июленә кадәр яхшыртырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International