КПСС ӨЛКӘ комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советының 1971 елның 24 августындагы 366 номерлы карары

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

    КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләре һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы карарын үтәү йөзеннән

   КПСС ӨЛКӘ комитеты бюросы һәм Татарстан АССР Министрлар Советы билгеләп үткәнчә, Татарстан АССР предприятиеләрендә һәм оешмаларында халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен, хезмәт күрсәтүләргә тарифлар раслауның һәм куллануның билгеләнгән тәртибе бозылу очраклары бар. Берничә район халкына көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинатлары кайбер авыл хуҗалыгы хезмәтләренә тарифларны арттырган.

  ТАССР Коммуналь хуҗалыгы министрлыгының шәһәр су каналлары аерым очракларда суга тарифлар арттыруга юл куйган.

   ТАССР Сәүдә министрлыгы, ТАССР Министрлар Советы каршындагы Җәмәгать туклануы идарәсе, УРС, ОРС һәм Татпотребсоюз дәүләт ваклап сату бәяләренең үтәлешен тиешенчә контрольдә тотмый һәм булган җитешсезлекләрне бетерү буенча хәлиткеч чаралар күрми.

   ТАССР Министрлар Советының Бәяләр бүлеге ваклап сату бәяләрен һәм тарифларны дөрес билгеләүне һәм куллануны тиешенчә контрольдә тотмый һәм бу мәсьәләләр буенча министрлыкларга, предприятиеләргә һәм оешмаларга тиешле таләпчәнлек күрсәтми.

   КПСС ӨЛКӘ комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советы карар бирә:

  1. КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләре һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында»гы карарына таянып эш итәргә һәм тайпылышсыз үтәргә.
  2. Министрлар Советының Бәяләр бүлегенә, КПССның шәһәр комитетлары һәм район советлары башкарма комитетлары, хезмәт ияләре депутатларының шәһәр һәм район советлары башкарма комитетлары, ТАССР министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә, ваклап сату бәяләре өлкәсендә КПССның XXIV съезды Директивын тормышка ашыруны, бәя куюны контрольдә тотуны оештырырга, халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен, шулай ук көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләргә тарифларны арттыру омтылышларын чикләргә.
  3. ТАССР Министрлар Советына раслауга кертелә торган ваклап сату бәяләрен билгеләү турында тәкъдимнәр әзерләү эшендә катгый тәртип урнаштырырга һәм товарларга һәм хезмәтләр күрсәтүгә расланган ваклап сату бәяләренең һәм тарифларының үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә.
  4. ТАССР Министрлар Советының Бәяләр бүлегенә, ТАССР Халык контроле комитеты, РСФСР буенча товарлар сыйфаты һәм сәүдә буенча дәүләт инспекциясенең Татарстан Республикасы идарәсе белән берлектә, дәүләт бәяләрен һәм тарифларын үтәү буенча, дәүләт һәм кооператив сәүдәдә, җәмәгать туклануында, шулай ук көнкүреш һәм коммуналь хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә, бәяләрнең дәүләт дисциплинасын бозуларны тулысынча юкка чыгару өлешенә кадәр, көрәш алып барырга.

Документ белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

https://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International