Татарстан АССР Министрлар Советының 1972 елның 11 сентябрендәге 434 номерлы карары

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

КПСС Өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 24 августындагы 366 номерлы «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм аларны куллану практикасын яхшырту чаралары турында» КПСС ҮК һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 14 июнендәге 378 номерлы карары»н үтәү турында

 

   ТАССР Министрлар Советы билгеләп үткәнчә, ТАССР министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәт ияләре депутатларының шәһәрләр һәм районнар советлары башкарма комитетлары КПСС Өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 24 августындагы 366 номерлы карарын үтәү буенча зур эш башкарган.

    Раслауга тәкъдим ителә торган бәяләрнең икътисадый нигезләнешен камилләштерү буенча чаралар күрелгән. Бәяләр һәм тарифлар үтәлешен контрольдә тоту көчәйтелгән.

    Кайбер шәһәрләрдә һәм районнарда халыкка күрсәтелә торган хезмәтләргә бәяләр, сәүдә кагыйдәләре һәм тарифлар үтәлешен контрольдә тоту буенча комиссияләр актив эшләгән.

     ТАССР Министрлар Советы тарафыннан раслана торган тарифларның прейскурантларын предприятиеләргә һәм оешмаларга җиткерү эше яхшырган.

    Әмма кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре ведомство карамагындагы предприятиеләрдә дәүләт дисциплинасын үтәүне тәэмин итмәгән, ТАССР Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы предприятиеләрдә иң күп хокук бозу очраклары теркәлгән.

    Зеленодольск, Бөгелмә, Чистай, Тәтеш шәһәрләре кунакханәләрендә, Арча һәм Кукмара эшчеләр бистәләрендә номерлардан һәм урыннардан файдаланган өчен түләү берничә ел дәвамында арттырылган, бер урын өчен түләү бәясе гамәлдәге прейскурант белән чагыштырмача 10-30 тиенгә кадәр күбрәк алынган.

   Шулай ук республиканың кайбер районнарында коммуналь предприятиеләр комбинатлары мунчаларында юынган өчен 15 тиен урынына 30 тиенгә кадәр тарифлар билгеләнгән.

    Эшчеләр поселокларының һәм район үзәкләренең 24 коммуналь суүткәргеченең 22се буенча хезмәт ияләре депутатларының авыл, поселок һәм район советлары башкарма комитетларының законсыз карарлары нигезендә су җибәрүгә тарифлар билгеләнгән.

   Коммуналь хезмәтләрнең башка төрләренә дә тарифлар расланмаган.

   ТАССР Мәдәният министрлыгы карамагындагы театрларда, оешмаларда һәм учреждениеләрдә бәяләре расланмаган керү билетлары сатылган, ә Министрлык җитәкчеләре аларны раслау өчен чаралар күрмәгән.

   Татар транспорт идарәсенең бер автоколоннасында Казан шәһәре чертендә автобус-экспрессларда йөргән өчен прейскурант буенча 6 тиен урынына 15 тиен түләү алынган, шуның нәтиҗәсендә 1971 елда һәм 1972 елның 7 аенда халыктан 230 мең сумнан артык акча алынган, һәм бары тик ТАССР Министрлар Советының Бәяләр бүлеге катышканнан соң гына әлеге автобусларга тариф прейскурантка туры китерелгән.

   Сәнәгать, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә дә бәяләр һәм тарифлар буенча дәүләт дисциплинасын бозу очраклары күп.

   Кайбер сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре раслау өчен кирәкле икътисадый нигезләүдән башка һәм шундый ук эшләнмәләргә булган бәяләрдән югарырак бәяләр проектларын тәкъдим иткән.

   Татарстан АССР Министрлар Советы карар бирә:

    Бәяләр һәм тарифлар формалаштыруда хокук бозуларга юл куйган хезмәт ияләре депутатларының шәһәрләр һәм районнар советлары башкарма комитетлары җитәкчеләренә җибәрелгән хаталарны бетерергә, шулай ук КПСС Өлкә комитеты бюросы һәм ТАССР Министрлар Советының 1971 елның 24 августындагы 366 номерлы карарын үтәүне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә кирәк. ТАССР Министрлар Советына яңа бәяләр һәм тарифлар проектларын тәкъдим итәргә.

   ТАССР Министрлар Советының Бәяләр бүлегенә әлеге карарның үтәлеше турында 1973 елның 15 гыйнварында ТАССР Министрлар Советына хәбәр итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International