ТАССР төзелүнең 100 еллыгы

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

1920 елның 25 июне – рәсми рәвештә ТАССР оешкан көн! Нәкъ 100 ел элек Казан губерна башкарма комитеты рәисе И.Ходоровский тарафыннан Автоном Татар Совет Социалистик Республикасының Вакытлы Революция комитетына вәкаләтләр тапшыру турындагы актка рәис С.Сәет-Галиев тарафыннан кул куела. 

    Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң динамикалы үсә торган территорияләренең берсенә әверелә һәм шул юнәлештә хәрәкәт итүен дәвам иттерә. 

   Республикабызга уңышлар, тотрыклылык, перспективалы проектларны гамәлгә ашыру, куелган бурычларны үтәү, шулай ук һәрьяклы үсеш телибез. Татарстан Республикасында яшәүчеләргә нык сәламәтлек, тормыш оптимизмы, бәхет, иминлек һәм милләтара тынычлык насыйп булсын. Без, республика халкы буларак, Татарстан файдасына хезмәт итәрбез!

 

Чыганак: Татарстан Республикасының Дәүләт архивы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International