Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллективы Сезне Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы белән тәбрик итә

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан АССР төзелү – дәүләтебез өчен тарихи һәм чын-чынлап борылышка әйләнгән әһәмиятле вакыйга. 100 ел элек Советларның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты имзалана, аннан республика үсешендә яңа борылыш башлана. 

   Бүген Татарстан – Россиянең иң алдынгы һәм уңышлы субъектларыннан берсе. Биредә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, фән һәм икътисадның башка тармаклары динамик рәвештә үсә. Әмма республиканың иң төп байлыгы – гасырлар буена тату һәм бердәм яшәгән күп милләтле халык.

  Сезгә иҗади уңышлар, уйланган планнарыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек, иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International