Татарстан АССР Министрлар Советының 1971 елның 13 октябрендәге 441 номерлы карары

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

РСФСР Министрлар Советының «Халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләрен һәм РСФСР халкына күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифлар билгеләү һәм куллану практикасын яхшырту чаралары турында» 1971 елның 21 июлендәге карарын үтәү максатында ТАССР Министрлар Советы карар бирә:

    ТАССР министрлыкларына һәм ведомстволарына ведомство карамагындагы предприятиеләрдә җитештерелә торган сувенирларның яңа төрләренә ваклап сату бәяләрен билгеләүнең дөреслегенә контрольне көчәйтергә.

 ТАССР Министрлар Советының Бәяләр бүлегенә ваклап һәм күмәртәләп сату бәяләре ТАССР Министрлар Советы тарафыннан раслана торган халык куллана торган товар үрнәкләре кабинетын оештырырга.

   ТАССР Министрлар Советы каршындагы Матбугат идарәсенә, Бәяләр бүлеге заказы буенча, халык куллана торган товарларга ваклап сату бәяләре һәм ТАССР Министрлар Советы тарафыннан раслана торган коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләренә тарифлар прейскурантларын үз вакытында бастырырга.

 РСФСР Министрлар Советы, халык куллана торган товарларның аерым төрләренә бәяләрдәге аермаларны бетерү максатларында, 1971 елның 21 июлендәге 401 номерлы карары белән барлык сөт продуктларына; берәмтекле икмәк-күмәч әйберләренә; тукыма әйберләренә – яулыклар, шарфлар, косынкалар, палантиннар, кашнелар, пионер галстукларына; сәяхәт катерлары һәм көймәләренә; көнкүреш химиясе товарларына – аяк киеме өчен кремнарга; бүлгәләнгән минераль ашламаларга; алюминий канистрларга; чәч кисү машиналарына, чуен үтүкләргә; «молния» каптыргычларына, өйдә консерв ясау җайланмаларына күмәртәләп һәм ваклап сату бәяләрен раслауны РСФСР Министрлар Советының Бәяләр буенча дәүләт комитетына йөкләде.

  РСФСР Халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү министрлыгы белән берлектә, 1971 елның 1 сентябренә кадәр халык заказларын үтәү вакыты өчен өстәмәләр билгеләү тәртибен билгеләргә.

Документ белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча таныша аласыз:

https://kt.tatarstan.ru/rus/istoriya-tarifnoy-politiki-v-respubliki-tatarstan.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International