Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча узган чараларга йомгак ясау һәм яңа чаралар әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова катнашты.
Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү буенча узган чаралар һәм агымдагы елның июнь аена юбилей чараларына әзерлек турында хәбәр итте. Барлыкка килгән санитар-эпидемиологик хәлдә чаралар онлайн-режимда, телевидениедә һәм басма матбугатта уза: социаль челтәрләрдә виртуаль күргәзмәләр, театр куелышлары, документаль фильмнар урнаштырыла, мастер-класслар үткәрелә, истәлекле китаплар чыгарыла.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан АССРда тарифлар барлыкка килү тарихы буенча архив документларын урнаштыра. Тарихи документлар яңалыклар тасмасында, шулай ук «Тариф сәясәте тарихы» бүлекчәсендә һәм социаль медиа бүлекчәсендә урнаштырыла.