ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бердәм мәгълүмати-аналитик системасы сайтында (Россия ФСТ ЕИАС) 2013, 2014 елларга №46 – ТЭ формасын тапшыру статистикасы басылып чыкты.

Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан №46-ТЭ формасы буенча хисапларның тулы күләмдә тапшырылмаганлыгы ачыкланды.


9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 03.04.2014 ел, №101 боерыгы нигезендә, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмалар, катнаш булмаган эшләп чыгару режимында җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрү белән шөгыльләнүче җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графиклары расланды.


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына 2015 – 2017 елларга җайга салынулы оешмаларга карата кулланучыларга җибәрелә торган, катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифлар, шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җибәрелә торган җылылык китерүчегә  тарифлар билгеләү таләпләре урнаштырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Россия Федераль тарифлар хезмәте 14 июль, 2011 ел, №165-э/2 ФСТ боерыгы белән расланган “Газ бәясе формуласын билгеләү турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” (алга таба – Нигезләмә) 6 март, 2014 ел, №299-э боерык  кабул итте.


4
апрель, 2014 ел
җомга

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 25.01.2014 ел, №22/пр боерыгы нигезендә, кайнар су белән тәэмин итү, салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмаларның эшчәнлеге төрләре буенча чыгымнарның аерым учетын алып бару тәртибе һәм мондый чыгымнар классификациясенең бердәм системасы расланды.


3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 1 апрелендә Дәүләт комитеты киңәшмәләр залында 2015 елга катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясен файдалы җибәрү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә булып узды.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге оешмаларга: Лениногорск ш. ”Водоканал” ҖЧҖгә, Түбән Кама ш. “ТГК-16” ҖЧҖгә  2014 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә:

2014 елның 27-29 март көннәрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары  аппаратлары хезмәткәрләренең дүртенче  Спартакиадасы кысаларында   шахмат  ярышлары булды.


1
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 24.02.2014 ел, №56 боерыгы нигезендә, коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләре күрсәтүне кулланучылар өчен куллану мөмкинлеген билгеләүдә файдаланыла торган критерийлар системасын билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International