Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәяләрен килештерү турында.
2. “БиоТранс” ҖЧҖ тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
3. Кулланучыларга “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
4. “Казэнерго” ААҖ тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.