2014 елның 27-29 март көннәрендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең дүртенче Спартакиадасы кысаларында шахмат ярышлары булды.
Ярышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре беренче урынны алды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы – икенче урында. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге ЦСДЮШШОР базасында үткәрелгән турнирда “бронза” яулады.
Ярышларда барлыгы Татарстан Республикасының 26 министрлыгы һәм ведомствосы командалары катнашты.
Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.