Коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләре күрсәтүне кулланучылар өчен куллану мөмкинлеген билгеләүдә файдаланыла торган критерийлар системасын билгеләү турында

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 24.02.2014 ел, №56 боерыгы нигезендә, коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләре күрсәтүне кулланучылар өчен куллану мөмкинлеген билгеләүдә файдаланыла торган критерийлар системасын билгеләнде.

Куллану мөмкинлеге критерийлары системасы коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләре күрсәтүне кулланучылар өчен коммуналь комплекс оешмаларының производство программаларын  килештерүдә һәм әлеге оешмаларның хезмәтләр күрсәтүгә тарифларын билгеләүдә, шулай ук, әлеге оешмалар эшчәнлеге шартларының объектив үзгәрүе очрагында, коммуналь комплекс оешмалары хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны вакытыннан алда  яңадан карауда кулланыла.

Боерык - http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=116268  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International