Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге оешмаларга: Лениногорск ш. ”Водоканал” ҖЧҖгә, Түбән Кама ш. “ТГК-16” ҖЧҖгә 2014 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча мәгълүмат ачу зарурилыгы турында искә төшерә:
“Су белән тәэмин тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә, билгеләнгән срокларда түбәндәге мәгълүматлар ачылырга тиеш:
– җайга салынулы товарларга (хезмәтләр күрсәтү) тарифлар турында;
– җайга салынулы товарлар җибәрү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләр күрсәтү шартлары турында;
- салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу системаларына тоташуга бәйле технологик, техник һәм башка чараларны үтәү тәртибе турында.
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.