Кайнар һәм салкын су турында

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмалар, катнаш булмаган эшләп чыгару режимында җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрү белән шөгыльләнүче җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графикларын раслау турында

 

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 03.04.2014 ел, №101 боерыгы нигезендә, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу белән шөгыльләнүче оешмалар, катнаш булмаган эшләп чыгару режимында җылылык энергиясен җитештерү, тапшыру һәм җибәрү белән шөгыльләнүче җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык челтәрләре оешмалары тарафыннан тарифларны билгеләү турында тәкъдимнәр тапшыру графиклары расланды.

Җайга салынулы оешмаларга тапшырырга кирәк:

- 03.04.2014 ел, №101 боерыкка №1 һәм №2 кушымталар нигезендәге графикларда билгеләнгән срокларда, тарифлар билгеләү турында тәкъдимнәрне, җайга салынулы чорга производство программаларын тормышка ашыру өчен кирәкле финанс ихтыяҗлары расчетын;

- 2014 елның 15 апреленә кадәр инженерлык-коммуналь инфраструктура системасын үстерү буенча инвестицион программалар проектларын.

 

Боерык  - http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=603566

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International