Россия Федераль тарифлар хезмәте 14 июль, 2011 ел, №165-э/2 ФСТ боерыгы белән расланган “Газ бәясе формуласын билгеләү турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында” (алга таба – Нигезләмә) 6 март, 2014 ел, №299-э боерык кабул итте.
Әлеге боерык белән, ел дәвамында газга күпләп сату бәяләренең 2014 елга һәм планда каралган 2015 һәм 2016 елларга Россия Федерациясе Социаль-икътисадый үсеш фаразында күздә тотылган уртача бәяләрдән -3тән +3% чикләрендә тирбәлү принцибыннан баш тарту сәбәпле, формула буенча газ бәяләрен квартал саен исәпләү турында норма Нигезләмәдән юкка чыгарыла.
Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, 2014 ел дәвамында һәм 2015 елның 1 яртыеллыгында 3 декабрь, 2013 ел, №223-э/4 һәм 26 сентябрь, 2013 ел, №177-э/2 Россия ФСТ боерыклары нигезендә, 2014 елның гыйнварына расланган башка кулланучылар өчен газга күпләп сату бәяләре гамәлдә булачак, бу чор эчендә күпләп сату бәяләре үсмәячәк.