Бердәм мәгълүмати-аналитик системасы сайтында (Россия ФСТ ЕИАС) 2013, 2014 елларга №46 – ТЭ формасын тапшыру статистикасы басылып чыкты.
Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан №46-ТЭ формасы буенча хисапларның тулы күләмдә тапшырылмаганлыгы ачыкланды.
Җайга салынулы оешмаларга тапшырылмаган барлык хисапларын кыска вакыт эчендә ЕИАС системасы аша Россия ФСТга тапшырып бетерергә кирәк.
Дәүләт комитеты шуны да искә төшерә: күрсәтеп үтелгән мәгълүматны җыю Россия ФСТ ЕИАС системасы аша “Росстат” боерыгы белән расланган срокларда, тәгаенләп әйткәндә, хисап чорыннан соң килүче айның 20 нче числосына кадәр, хисап елы өчен 10 февральгә кадәр хәл ителә.
Мәгълүмат тапшырмау Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 13.19 статьясында күздә тотылган административ җаваплылыкка, шулай ук “Дәүләт статистика хисабын тапшыру тәртибен бозган өчен җаваплылык турында” 13 май, 1992 ел, №2761-1 Россия Федерациясе Законының 3 статьясында күздә тотылган аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
№46-ТЭ формасын тапшыру статистикасы белән http://www.eias.ru/ сайтында Яңалыклар тасмасында яки «46 Форма»> «46 Форманы тапшыру статистикасы» бүлегендә танышырга була.