Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты ЕИАС аша эшләүгә бәйле төрле техник мәсьәләләрне support.eias.ru сайты аша электрон рәвештә ЕИАС техник ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать итеп хәл итәргә кирәклеген искә төшерә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләрне билгеләү турында боерыкларны раслады.
2014 елның мартында ЖНВЛП җитештерүчеләрнең бәяләренә ваклап сатудагы өстәмә хаклар уртача алганда түбәндәгечә тәшкил итте:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга салынулы оешмалар игътибарына 2015 елга җылылык энергиясенә тарифларның чик күләмнәрен һәм җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны үзгәртүнең чик индексларын раслау мәсьәләсе буенча Россия Федераль тарифлар хезмәтенең мәгълүмати хатын җиткерә.
Казанда 25 апрельдән 5 ноябрьгә кадәр бакчачылык ширкәтләренә йөрү өчен сезонлы 11 автобус маршруты гамәлгә кертелә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Елга портының белешмәләр алу бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Казанда Идел елгасы буйлап теплоходлар көненә дүрт тапкыр йөриячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 11.04.2014 ел, №4-1/г карары нигезендә, 2014 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 4,80 сум/куб.м (НДСны кертеп) күләмендә расланды, 2014 елның 1 яртыеллыгындагы бәягә карата үсеш – 104,1%.