14 май көнне Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышлар залында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның инвестицион программаларын карап тикшерү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Экспертлар советының чираттагы утырышы уздырылды.
Утырышта электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче түбәндәге оешмаларның инвестицион программалары карап тикшерелде:
- “Лениногорск җылылык челтәрләре” ААҖ;
- “Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ;
- “Зеленодол җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ;
- “Казэнерго” ААҖ;
- “Генерацияләү компаниясе” ААҖ.