Казанда бакчачылар өчен 11 автобус йөриячәк

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Казанда 25 апрельдән 5 ноябрьгә кадәр бакчачылык ширкәтләренә йөрү өчен сезонлы 11 автобус маршруты гамәлгә кертелә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автобуслар көн саен, пассажирларның булу–булмавына карап, 6:00–7:00 сәгатьтән 18:20–21:00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

Автобуслар түбәндәге юнәлешләр буенча йөриячәк:

× “1 Май урамы” тукталышыннан – “Щербаковка” АЗС ка кадәр (№20);

× Горький шоссесы урамыннан – “Текстильщик” бакчачылык ширкәтенә кадәр (№101с);

× “39 квартал” тукталышыннан – “Щербаковка” бакчачылык ширкәтенә кадәр (№41);

× Дан скверыннан (№103с) һәм Р.Яхин урамыннан (№107с) – “Орел” бакчачылык ширкәтенә кадәр;

× “Ветеринария институты” тукталышыннан – “Дәрвишләр станциясе” тимер юл күперенә кадәр (№39с);

× Ленин исемендәге Мәдәният йортыннан  – “Коры елга” тимер юл күперенә – “Дальние сады”га кадәр (№92с);

× Дан скверыннан – Якты Аланга кадәр (№105с);

× Совет мәйданыннан – Яңа Шигалига кадәр (№109с);

× Җиңү проспектыннан – Арышхаздәгә кадәр (№106с);

× Дан скверыннан – Май комбинатына кадәр (№111с).

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.temakazan.ru/news/transport/item/13012/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International