Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “2014 елга Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында” 20 декабрь, 2013 ел, №3-18/э Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.

2. “АК БАРС Основа” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Оборонэнерго” ААҖнең “Идел-Нократ” филиалы электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “РИТЭК” ААҖнең “ТатРИТЭКнефть” ТПП энергия кабул итү җайланмаларын(электр белән тәэмин итүнең ышанычлылык категориясен үзгәртү)  “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. “НК-электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүнең стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм формуласын билгеләү турында.

5. “Уңайлы торак” ЖСК ҖЧҖ – “58 комплекстагы күп катлы йорт”  капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

6. “Сувар-Казан” компаниясе ҖЧҖ - “Крылатый” торак комплексы”, “Б”, “В” блоклары капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

 

7. “Сувар-Казан” компаниясе ҖЧҖ - “Крылатый” торак комплексы”, “Б”, “В” блоклары  капиталь төзелеш объектын, Чаллы ш., “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) түләүне билгеләү турында.

8. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

9. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасының егәрлек берәмлеге исәбеннән “Казэнерго” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

10. “Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында” 22.11.2013 ел, №10-47/кс Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәреш кертү һәм эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында” 18.12.2013 ел, №10-60/кс  Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына кушымтаның 25 пунктына үзгәрешләр кертү  һәм эчәргә яраклы суга, ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү хакында.

(Азнакай МР: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ (кулланучылар – Азнакай ш., Актүбә ш.т.б. һәм Җәлил ш.т.б.;

Зеленодол МР: “МКД Сервис” ҖЧҖ, “Васильево” санаторие профсоюзларның дәвалану-профилактика учреждениесе).

11. Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү хезмәтләре күрсәтүгә тарифларны билгеләү  турында.

(Менделеев МР: “Экология” ҖЧҖ; Тәтеш МР: “Тәтеш Жилсервис” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International