Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Алабуга автомобиль заводы җитештерү берләшмәсе” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.
2. “Ирида+” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Чаллы ш. 10 катлы ике торак йорт – 15/12-1, 15/12-2 торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
3. “Ирида+” ҖЧҖ капиталь төзелеш объектын - “Чаллы ш. 10 катлы ике торак йорт – 15/12-1, 15/12-2 торак йортлар”ны “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга технологик тоташтыру) түләүне килештерү турында.
4. Кулланучыларга “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.