Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 11.04.2014 ел, №4-1/г карары нигезендә, 2014 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 4,80 сум/куб.м (НДСны кертеп) күләмендә расланды, 2014 елның 1 яртыеллыгындагы бәягә карата үсеш – 104,1%.
Карар әлегә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында теркәүдә ята.