Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмаларның энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге программаларына карата таләпләрне билгеләү турында боерыкларны раслады.
Җайга салынулы оешмаларга энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру программаларын боерыклар таләпләренә туры китерергә, энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыруның планда каралган максатчан күрсәткечләрен билгеләргә, энергияне сак тоту һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү буенча чаралар эшләргә кирәк.
Боерыклар белән Дәүләт комитеты сайтында (http://kt.tatarstan.ru) “Норматив документлар” – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе боерыклары, карарлары һәм беркетмәләре”– “Дәүләт комитеты боерыклары”бүлегендә танышырга була.