Татарстанда Идел елгасында навигация сезоны башланды

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Елга портының белешмәләр алу бүлегеннән хәбәр ителгәнчә, Казанда Идел елгасы буйлап теплоходлар көненә дүрт тапкыр йөриячәк.

Ике теплоход: “Мәскәү” һәм “Омик” Югары Осланга, Печище һәм Садоваяга кадәр йөриячәк.

Транспортның әлеге төрендә йөрү бәясе 64 сум, балалар өчен һәм ташламалы билет – 32 сум тәшкил итәчәк, биш яшькә кадәрге балалар бушлай йөриячәк. Теплоходлар 7.00, 12.00, 16.00, 19.00 сәгатьләрдә юлга кузгалачак.

“Мәскәү” теплоходы – 300 кешене, “Омик” 242 кешене сыйдыра.

Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://www.temakazan.ru/news/transport/item/13040/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International