ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының “Су чистарту станциясе – Түбәнкаманефтехим” ААҖ оешмасының Федераль тарифлар хезмәтенең 2015 елның 6 мартындагы №374-э боерыгы белән Табигый монополияләр субъектлары реестрына кертелүе хакында хәбәр итә.


14
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:


13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты салым органнарына еллык бухгалтерлык балансын җибәргән көннән алып 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча 2014 ел өчен түбәндәге мәгълүматны ачу зарурлыгы турында искәртә:


10
апрель, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 26-27 март көннәрендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре җылылык белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге җайга салынулы оешмалар өчен уздырылган “Тарифларны җайга салу һәм ТКХ оешмаларын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте” VI Бөтенроссия гамәли семинарында (Мәскәү ш.) катнашты.


8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), 2016 елга электр энергиясе тапшыру буенча хезмәтләргә тарифлар билгеләү максатында, түбәндәгеләр хакында хәбәр итә: электр энергиясе тапшыруны гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар чираттагы җайга салу чорыннан соң килүче елның 1 маена кадәр Дәүләт комитетына тарифлар билгеләү турында тәкъдим кертә, ул җайга салынулы оешманың гаризасыннан һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге законнар нигезендә дәлилләнгән документлардан гыйбарәт.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:


6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

2-3 апрель көннәрендә дәүләти җайга салу органнарының гадәттәгечә Бөтенроссия киңәшмәсе булып узды, анда 2014 ел өчен дәүләти җайга салуның нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2015-2016 елларга төп эш юнәлешләре билгеләнде.


3
апрель, 2015 ел
җомга

Ташламалар 1 гыйнвардан алып 31 майга кадәр, 1 сентябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр гамәлдә, алар 10 яшьтән олырак булган гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен каралган. Мәктәп укучылары өчен дәүләт эче юнәлешендәге ерак хәрәкәт итүче ашыгыч һәм пассажир поездларында гомуми, плацкарт вагоннарда һәм утыру урыннары булган вагоннарда 50%лы ташламалар бирелә. Дәүләт эче юнәлешендәге фирмалы ашыгыч һәм фирмалы пассажир поездларында барганда пассажир гадәти ашыгыч яки пассажир поездындагы юл бәясенең 50%ын һәм фирмалы ашыгыч яки фирмалы пассажир поездындагы юл бәясе белән гадәти ашыгыч яки пассажир поездындагы юл бәясе аермасын түли.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25 март көнне Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков Хөкүмәт сәгате кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасында Россиянең ФТХ эшчәнлеге һәм уртавакытлы киләчәккә булган бурычлар турында хисап доклады белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International