Россиянең ФТХ җитәкчесе Сергей Новиков Хөкүмәт сәгате кысаларында Дәүләт Думасында чыгыш ясады

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

25 март көнне Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков Хөкүмәт сәгате кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасында Россиянең ФТХ эшчәнлеге һәм уртавакытлы киләчәккә булган бурычлар турында хисап доклады белән чыгыш ясады.

Хезмәт тарафыннан “Табигый монополияләр функцияләвен җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру” кече программасын гамәлгә ашыру хакында сөйләгәндә, Сергей Новиков 4 төп бурычны билгеләп узды:

инфраструктура оешмаларының функцияләү нәтиҗәлелеген арттыру;

кимсетелүче категория кулланучыларын яклауны исәпкә алып, товарлардан (хезмәтләрдән) файдаланучыларның мәнфәгатьләрен яклау һәм квалификацияле кулланучыларның өлешен арттыру;

инфраструктура оешмалары эшчәнлегенә карата дәүләт контрольлеген тәэмин итү;

инфраструктура оешмаларын дәүләти җайга салу системасын камилләштерү.

Әлеге мәсьәләләрне нәтиҗәле чишү тарифларны дәүләти җайга салуның төп максатын тормышка ашырырга – табигый монополияләрнең һәм аларның хезмәтләреннән файдаланучыларның мәнфәгатьләр балансын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.

Коммуналь хезмәтләрне җайга салу һәм кулланучыларны яклау буенча эшләү темасына аеруча зур игътибар бирелде.

«2016 елның 1 гыйнварыннан башлап аерым коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның уртача үсешен чик дәрәҗәдә чикләү буенча безнең вәкаләтләребез булмаячак, ләкин без кулланучыларны яклауда өстәмә механизм булдырдык: гражданнарның җыелма түләүләрен чик дәрәҗәдә чикләү», – диде Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе, 2014 елның мондый чикләүләр эшли башлаган беренче ел булуын билгеләп узды.

Хәзер агымдагы елның һәр аенда коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең узган елның декабренә карата бәрабәре муниципаль берәмлек буенча билгеләнгән чик индекс зурлыгыннан артык була алмый. Федераль тарифлар хезмәте 2015 ел өчен расланган саннарның нигезле булу-булмавын тикшерү буенча кирәкле барлык контроль чараларны да үткәрде.

         «Кайбер муниципаль берәмлекләр буенча төбәкләрнең башлыклары тарафыннан, муниципалитетлар белән килештереп, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне үзгәртү буенча уртача индексны арттыру карарлары кабул ителде, – диде Сергей Новиков. – Ләкин тикшерүләр барышында бу муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең фатир өчен түләве чынлыкта күрше торак пунктларда яшәүчеләрнекенә караганда кимрәк чыгуы ачыкланды».

         Билгеләнгән чик индекска карамастан, 2015 елда гражданнар өчен коммуналь хезмәтләргә түләүне арттыру 8,7% дәрәҗәсендә, ил буенча уртача алганда түләүләр 8,3%ка артачак, ягъни планлаштырылган күрсәткечләрдән кимрәк булачак. Шул ук вакытта 6000 артык муниципаль берәмлектә арту күренеше 7,5%тан артмаячак.

         Шулай ук Сергей Новиков инфраструктура секторында җайга салу мәсьәләсенә дә кагылды, анда озак вакытлы тариф карарлары кабул итү зур әһәмияткә ия. «Озак вакытлы тарифлар – инфраструктур һәм инвестицион планнарны гамәлгә ашыруда әһәмиятле коралларның берсе», – диде ул.

         Докладын тәмамлап, Россиянең ФТХ җитәкчесе федераль һәм төбәкара дәрәҗәләрдәге бердәм “электрон җайга салу өлкәсе” булдыруның ни рәвешле алып барылганлыгы турында сөйләде.

2015 елның 30 гыйнварында Дәүләт Думасы беренче укылышта федераль закон проекты кабул итте, анда каралганча, мәгълүмат ачуның бердәм дәүләт порталында төрле категория кулланучылары өчен расланган рәвешләрдә, шул исәптән ачык белешмәләр рәвешендә, җайга салу органнары тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек төрләренә карата расланган бәяләр һәм тарифлар турында мәгълүмат, шулай ук табигый монополияләр субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары нигезендә аларның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылачак.

«Җайга салынулы оешмаларның, шулай ук җайга салучы оешмаларның эшчәнлеген һәркемгә ачык итү – әһәмиятле бурычларның берсе. Әлеге юнәлештә эшләүне без бик әһәмиятле дип саныйбыз», – диде ведомство башлыгы.

Дәүләт Думасы депутатларының сорауларына җавап биреп, Сергей Новиков Хөкүмәт тарафыннан тарифларны уза-уза арттыруга бәйле бернинди дә карарлар кабул ителмәве хакында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International