Ташламалар 1 гыйнвардан алып 31 майга кадәр, 1 сентябрьдән алып 31 декабрьгә кадәр гамәлдә, алар 10 яшьтән олырак булган гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен каралган. Мәктәп укучылары өчен дәүләт эче юнәлешендәге ерак хәрәкәт итүче ашыгыч һәм пассажир поездларында гомуми, плацкарт вагоннарда һәм утыру урыннары булган вагоннарда 50%лы ташламалар бирелә. Дәүләт эче юнәлешендәге фирмалы ашыгыч һәм фирмалы пассажир поездларында барганда пассажир гадәти ашыгыч яки пассажир поездындагы юл бәясенең 50%ын һәм фирмалы ашыгыч яки фирмалы пассажир поездындагы юл бәясе белән гадәти ашыгыч яки пассажир поездындагы юл бәясе аермасын түли.
Ташламалы билетны рәсмиләштерү өчен, шәхесне таныклый торган документтан (паспортның яки туу турындагы таныклыкның чын нөсхәсе) кала, кассада гомумбелем бирү учреждениесеннән алынган һәм бу учреждениедә белем алганлыкны раслый торган белешмә күрсәтергә кирәк.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатмаларына караганда, документта укучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, мәктәпнең реквизитлары һәм юридик адресы, номеры һәм датасы күрсәтелергә тиеш. Белешмә мәктәпнең мөһере һәм белем бирү учреждениесе җитәкчесенең, яисә аны боерык нигезендә алмаштыручы затның имзасы белән таныкланырга тиеш.
Поездга утырганда пассажир вагонына үткәрүчегә юл билетын, мәктәптән алынган белешмәне (ташламалы юл документы рәсмиләштерелгән очракта) һәм паспортның яисә туу турындагы таныклыкның чын нөсхәсен күрсәтергә кирәк. Алда санап үткән документларның берәрсе булмаган очракта, күрсәтмәләрне үтәп, үткәрүче пассажирны поездга утыртудан баш тартырга мәҗбүр була.
Материал “РТЮ” (“РЖД”) ААҖ филиалы – Идел-Кама төбәге Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте тарафыннан бирелде