Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “ТЕПЛОСЕРВИС” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган җылылык энергиясе тапшыру хезмәтләренә 2015 ел өчен тарифлар килештерү хакында.
2. “Осиново” идарәче компаниясе” ҖЧҖ өчен эчәр суга 2015 ел өчен тарифлар килештерү хакында.
3. Каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү буенча “Әгерҗе муниципаль районының төзелеш идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә 2015-2018 еллар өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.