Мәгълүматны ачу зарурлыгы хакында

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты салым органнарына еллык бухгалтерлык балансын җибәргән көннән алып 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча 2014 ел өчен түбәндәге мәгълүматны ачу зарурлыгы турында искәртә:

-                   төп җитештерү чыгымнарын (җайга салынулы эшчәнлек өлешендә) исәпкә алып, оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлегендәге төп күрсәткечләр турында;

-                   җайга салынулы товарларның һәм җайга салынулы оешмаларның хезмәтләренең төп кулланучылар сыйфатламасы һәм аларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында;

-                   инвестиция программалары һәм аларны үтәү буенча хисаплар турында;

-                   оешманың еллык бухгалтерлык хисаплылыгы турында.

Салым органнарына еллык бухгалтерлык балансын тапшырмаучы җайга салынулы оешма күрсәтелгән мәгълүматны Россия Федерациясе законнарында еллык бухгалтерлык балансны салым органнарына тапшыру өчен билгеләнгән вакыт узган көннән башлап 30 көннән дә соңга калмыйча ача.

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 1 өлешендәге 19.8.1 ст. нигезендә табигый монополия субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында мәгълүмат ачуның, табигый монополия субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүматны тапшыру вакытларын һәм ешлыгын кертеп, билгеләнгән стандартларын һәм аны тапшыру һәм (яки) тутыру рәвешләрен  бозу вазифаи затларга биш мең сумнан алып егерме мең сумга кадәр; юридик затларга йөз мең сумнан алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

 

Мәгълүматны ачу рәвешләре (http://kt.tatarstan.ru/rus/info.php?id=153263).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International