Электр энергиясе тапшыру буенча хезмәтләргә тарифлар билгеләү хакында

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Дәүләт комитеты), 2016 елга электр энергиясе тапшыру буенча хезмәтләргә тарифлар билгеләү максатында, түбәндәгеләр хакында хәбәр итә: электр энергиясе тапшыруны гамәлгә ашыручы җайга салынулы оешмалар чираттагы җайга салу чорыннан соң килүче елның 1 маена кадәр Дәүләт комитетына тарифлар билгеләү турында тәкъдим кертә, ул җайга салынулы оешманың гаризасыннан һәм тарифларны җайга салу өлкәсендәге законнар нигезендә дәлилләнгән документлардан гыйбарәт. Гариза оешманың җитәкчесе тарафыннан имзалана һәм оешманың мөһере белән таныклана. Электр энергиясе тапшыру буенча эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан тапшырыла торган гаризаның үрнәге, материаллар исемлеге, шулай ук документларны Дәүләт комитетына тапшыру графигы Тариф кампаниясе/Тариф кампаниясе-2016/Электр энергиясе бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International