Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең утырышы булып узды

2015 елның 10 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсе утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ТЕПЛОСЕРВИС” ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә торган җылылык энергиясе тапшыру хезмәтләренә 2015 ел өчен тарифлар билгеләү хакында.

2. “Осиново” идарәче компаниясе” ҖЧҖ өчен эчәр суга 2015 ел өчен тарифлар билгеләү хакында.

3. Каты көнкүреш калдыкларын юк итү һәм күмү буенча “Әгерҗе муниципаль районының төзелеш идарәсе” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләргә 2015-2018 еллар өчен тарифлар билгеләү хакында.

Барлык мәсьәләләр буенча да тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң ММЧда басылып чыгачак һәм  Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International