Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
1. “Алабуга” СҖТ МИЗ” ААҖнең электр челтәрләренә “Форд Соллерс Алабуга” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
2. “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә “ТК электр челтәрләре предприятиесе” ҖЧҖнең энергия кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
3. “Челтәр компаниясе” ААҖнең электр челтәрләренә “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖнең энергияне кабул итү җайланмаларын технологик тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.
4. “Урыссу-Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
5. Лениногорск шәһәре “Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
6. Лениногорск шәһәре “Су каналы” ҖЧҖнең үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
7. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
8. “Алабуга Су каналы” МУП үзәкләштерелгән су бүлү системасына тоташтыру (технологик тоташтыру) өчен тарифлар килештерү хакында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карап тикшерүенә тапшырылды.