Сентябрь аенда әлеге категория товарларына бәя дәрәҗәсе 0,7 процентка артты.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты, 2016 ел өчен электр энергиясен тапшыру хезмәтләренә тарифлар билгеләү максатларында, “Тариф кампаниясе/ Тариф кампаниясе – 2016/ Электр энергиясе” бүлегендә челтәр оешмаларын кабул итү графигы урнаштырылуы турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясе тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга 06.10.2015 ел, №Пр-270 Боерыгында күрсәтелгән вакыт эчендә 2015 елның 9 ае өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсе буенча мәгълүматлар һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
2015 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Җыештыру эшләре Дәүләт комитеты бинасына якын урнашкан территориядә башкарылды. Моннан тыш, биналарда да генераль җыештыру эшләре барды: тәрәзәләр юылды, кабинетларда тәртип урнаштырылды, рекреацияләр яшелләндерелде.
“Red Wings” авиакомпаниясе атнасына бер тапкыр Казаннан Тель-Авивка һәм аннан кире кайту тарафына таба очышлар башкарачак.
“Бердәмлек” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе 2015 елның 10 октябреннән башлап махсус тариф буенча абонемент һәм бер мәртәбәлек юл документларының бер өлеше гамәлдән чыгу турында хәбәр итә.
“Автомобиль транспортында ягулык һәм майлау материалларын тоту нормалары” буенча методик киңәшләргә үзгәрешләр кертелде.
1 октябрьдән башлап “ЮВТ АЭРО” АҖ авиакомпаниясе Казан-Санкт-Петербург-Казан маршруты буенча рейслар санын дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә атнасына 3тән алып 5 мәртәбә арттырды. Рейслар 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында башкарыла. Дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә очып китү вакыты – 12.00 сәгатьтә, шимбә көнне – 18.40 сәгатьтә.