Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Казэнерго” ААҖ филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

2. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

3. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

4. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы Түбән Кама җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

5. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ филиалының җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

6. Тоташтырыла торган җылылык басымының куәт берәмлегенә хисаплаганда “Суүткәрү-канализацияләү һәм энергетика хуҗалыгы” АҖнең җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтырган өчен түләү килештерү хакында.

7. “Теплоэнергосервис” МУП тарафыннан кулланучыларга җиткерелә торган җылылык энергиясе (куәте) өчен тарифлар килештерү хакында.

8. “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ өчен эчә торган суга һәм су бүлү өчен тарифлар килештерү хакында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелде һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе карамагына тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International