Россиядәге арзанлы бәя категориясенә караган гомер өчен кирәкле даруларның хакы 13 процентка артты

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Сентябрь аенда әлеге категория товарларына бәя дәрәҗәсе 0,7 процентка артты.

Гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган, арзанлы (50 сумга кадәр) даруларга гыйнвардан башлап сентябрьгә кадәрге чорда бәяләр 13 процентка артты. Бу хакта “Дару чаралары һәм медицина эшләнмәләре белән эшләү өлкәсендә дәүләти җайга салу” Бөтенроссия конференциясендә чыгыш ясаганда Россиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.

“Төрле бәя категорияләрендәге гомер өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган даруларның бәя дәрәҗәсе бик нык аерыла иде. Бигрәк тә 50 сумга кадәрге бәя категориясе нәзберек булды, – анда да азмы-күпме артым булды – 13 процентка кадәр”, – диде М.Мурашко.

Ул шулай ук сентябрь аенда әлеге категориягә караган бәяләр дәрәҗәсенең 0,7 процентка артуын да тәгаенләде.

http://www.tatar-inform.ru/news/2015/10/19/476436/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International