Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү, су бүлү, каты көнкүреш калдыкларын юк итү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясе тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә җайга салынулы хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга 06.10.2015 ел, №Пр-270 Боерыгында күрсәтелгән вакыт эчендә 2015 елның 9 ае өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсе буенча мәгълүматлар һәм кирәкле материаллар тапшыру зарурлыгы турында хәбәр итә.
2015 елның 9 аендагы нәтиҗәләр буенча тутыру өчен кирәкле хисап тапшыру рәвешләре “Документлар”, “Җайга салынулы оешмаларга” (“Коммуналь комплекс оешмалары”, “Электр һәм җылылык энергетикасы” бүлекчәләре) бүлегендә урнаштырылган.