Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының 2015 елның 14 июлендәге НА-80-р номерлы әмернамәсе нигезендә Россия Федерациясе Транспорт Министрлыгының 2008 елның 14 мартындагы әмернамәсе белән гамәлгә кертелгән “Автомобиль транспортында ягулык һәм майлау материалларын тоту нормалары” буенча методик киңәшләргә үзгәрешләр кертелде

2015 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

“Автомобиль транспортында ягулык һәм майлау материалларын тоту нормалары” буенча методик киңәшләргә үзгәрешләр кертелде.

Махсус сыеклыкларны тоту буенча өстәмә рәвештә белешмә норматив күрсәткечләр билгеләнгән.

“Сыекландырылган нефть газы (СНГ)”, “кысылган (компримирланган) табигый газ (КТГ)” терминнары “сыекландырылган углерод газы (СУГ)” һәм “компримирланган табигый газ (КТГ)” терминнарына алмаштырылды.

5 миллионнан артык кеше яшәгән торак пунктларда автотранспорт эшләгәндә ягулык тоту нормасы 35% кадәр арта, 1 миллионнан 5 миллионга кадәр кеше яшәгән торак пунктларда – 25% кадәр арта, 1 миллион кешедән 3 миллионга кадәр кеше яшәгән торак пунктта – 20% кадәр арта. Автомобильләр технологик транспорт сыйфатында эшләгәндә, предприятие эчендә эшләгәнне дә кертеп – (10% урынына) 20% кадәр арта.

Рефрижераторларны, автобусларны, махсус һәм махсуслаштырылган транспорт чараларының өстәмә җайланмалары функцияләсен өчен ягулык тоту нормалары мондый нормаларны эшләү белән шөгыльләнүче фәнни оешмалар, өстәмә җайланмаларны яки автотранспорт чараларын җитештерүче-заводлар тарафыннан билгеләнә (сәгатенә литрларда нормалаштырыла).

Автотранспорт чараларын эксплуатацияләү буенча аерым шартларга карата методик киңәшләрдә расланган ягулык тоту буенча база нормаларына карата төзәтүле коэффициентларның төзәтелгән күрсәткечләрен (өстәмәләр) яисә, тиешле дәлилләү булганда һәм Россия Транспорт министрлыгы белән килештереп, ягулыкларны тотуның база нормаларына карата өстәмә коэффициентлар (өстәмәләр) куллану рөхсәт ителә.

2008 елдан чыгарылган (безнең илдә һәм БДБ илләрендә җитештерелгән; чит илнеке)  автобуслар, йөк көнкүреш автомобильләре, тарттыргычлар, самосваллар, фургоннар һ.б. өчен ягулык тотуның база нормалары билгеләнде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International