ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәтләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты

2015 елның 12 октябре, дүшәмбе

2015 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә катнашты. Җыештыру эшләре Дәүләт комитеты бинасына якын урнашкан территориядә башкарылды. Моннан тыш, биналарда да генераль җыештыру эшләре барды: тәрәзәләр юылды, кабинетларда тәртип урнаштырылды, рекреацияләр яшелләндерелде.

Тулаем алганда, гомумшәһәр өмәсе Казанның барлык районнарында узды. Беренчел мәгълүматларга караганда, шәһәрне чистарту эшләрендә 40 мең тирәсе казанлы, 2 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашты. Өмә 1 октябрьдә территорияне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча старт алган традицион декадник кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International